Агымдагы елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд. сумнан артык продукция сатылган
Бу шимбәдә республикада соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. 19 марттан 23 апрельгә кадәр һәм 10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Яшел Үзән муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә өч мәйданчыкта һәм республиканың 26 муниципаль районында 22 ярминкә көне үткәрелде.